Сөләйманова урамында яңгыр приемникларын алыштыруга керештеләр

2025 елның 20 июне, җомга

Хәзерге вакытта юл эшчеләре яңгыр суларын җыелган пычрактан һәм чүп-чардан чистарту белән шөгыльләнәләр. Киләсе этап җимерелгән нигезләрне торгызу һәм яңа рәшәткәләр урнаштыру булачак.

Ремонт эшләре 4 көннән 5 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Халыктан хәрәкәтнең вакытлыча чикләнүенә аңлап карауларын сорыйбыз.

Яңгыр канализациясе системасын яңарту район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International