Студентларның хезмәт отрядларына 50 ел

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
21 ноябрь көнне Татарстанның Милли музеенда «Яшьләрнең хезмәт адымнары» дигән күргәзмәнең ачылышы көтелә. Бу чара Татарстан студентлары хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50еллыгына багышлана.

Безнең республикабызда төзелеш отрядлары барлыкка килү 1963 елга туры килә. Шул елда КИСИның 3 отряды Казахстан ССРның Целиноград өлкәсе Есильск районына төзелешкә китә. 1966 елда Татария студентлары төзелеш отрядларының беренче слеты була, ә 1967 елда студентлар төзелеш отрядларының республика штабы булдырыла.

Яңа ачылачак күргәзмәдә күп тарихи материаллар – фотографияләр, документлар, байраклар, плакатлар, курткалар, эш кораллары, комсомол юлламалары, значоклар, бүләкләр тәкъдим ителәчәк. Алар Татарстан студентлар отрядлары хәрәкәтенең символикасы, гореф-гадәтләре, хезмәт энтузиазмы турында сөйли. Раритетлар арасында – студент отрядларының беренче командирлары – Котвицкий, Нәбиуллин, Рәхимҗанов документлары. Күргәзмә экспонатлары төзелеш, педагогика, авыл хуҗалыгы, сервис, экологик, медицина һәм башка отрядларның эшчәнлеге турында сөйли. Бу чарада Татарстанның Министрлар Кабинеты, Президент Аппараты, Мәдәният министрлыгы, Спорт, туризм, яшьләр эшләре буенча министрлык вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, студентлар отрядлары ветераннары, республика слеты делегатлары катнашачак.

Ф .Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International