«112» хезмәтенә ышаныч зур

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
Россиядә «112» – кичектергесез оператив хезмәтләрне чакыруның бердәй илкүләм номерын булдыру өстендә тулы куәтенә эш бара. Кайбер төбәкләр әле проектны гамәлгә ашыру планын гына эшләп маташканда, Татарстан халкы инде «112» номерын актив рәвештә куллана.

“112” системасы бик гади эшли: абонентларның шалтыратулары Казанда урнашкан дежур-диспетчерлык хезмәтенә (ДДХ) килә. Шалтыратуның, әгәр дә ул сим-карталы телефоннан башкарылган булса, кайсы урыннан булганлыгы исә автомат рәвештә ачыклана. Операторвакыйганың нечкәлекләрен ачыклый, шул ук вакытта ДДХ хезмәткәре вакыйганың электрон карточкасын төзи. Әлеге карточкага вакыйганың булу урыны, хәлнең тулы картинасы, шалтыратучының контактлары һәм башка кирәкле мәгълүматлар языла. Шуннан соң диспетчер челтәр буенча алынган мәгълүматны вакыйга булган районның бердәй дежур-диспетчерлык хезмәтенә (БДДХ), шулай ук экстрен хезмәтләргә (полиция, табиблар, коткаручылар яки янгын сүндерүчеләр) тапшыра. Районның БДДХсы исә хәлнең очына чыгып бетәргә тиеш була.

Бүгенге көндә Татарстанның «112» дежур-диспетчерлык хезмәте системасына көненә республиканың төрле почмакларыннан 3 мең тирәсе шалтырату кабул ителә. Гомумән алганда, «112» санын кичектергесез хезмәтләр ярдәме кирәкле вакыйга шаһиты булсагыз яки берәрсенә чыннан да ашыгыч ярдәм таләп ителгәндә генә җыярга кирәк. Берьюлы берничә кичектергесез хезмәт таләп ителгәндә бигрәк тә.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International