Бүген Татарстан Республикасы территориясенә дошман пилотсыз очкычлары белән чираттагы һөҗүм ясалды

2025 елның 15 июне, якшәмбе

БПЛА бетерелгәндә аппарат калдыклары Алабуга районында автомобиль заводының КПП бинасына төшкән. Нәтиҗәдә эшче һәлак була. Барлыгы 13 кеше зыян күргән. Берсе авыр хәлдә. Барысына да оператив рәвештә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде.

Урында янгын чыккан, аны шулай ук тиешле хезмәтләр тиз арада сүндергән.

Граждан кешеләренә һөҗүм безнең ил көрәшә торган канлы һәм рәхимсез Киев режимын тагын бер кат исбатлый.

Һәлак булучының гаиләсенә тирән кайгы уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим.

Курку һәм паника таратырга тырышуга карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тереклек тәэмин итү объектлары тотрыклы эшли. Оператив хезмәтләр даими хәрби әзерлектә.

 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International