Бүген без Әлмәт районының табибларын, шәфкать туташларын һәм барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен – үз эшенә бирелгән 3 меңгә якын белгечне хөрмәтлибез!
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, табиб һөнәре гаять зур фидакарьлек таләп итә һәм иң катлаулыларның берсе булып тора. Бу тирән белем, күнекмәләр, гаҗәеп сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек таләп итә торган һөнәр.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова МХО зонасында гомерләрен куркыныч астына куеп, сугышчыларыбызның гомерен саклап калучы медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде.
Без һәркемгә үз эшенә тугры булулары, гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм озак яшәве турында кайгыртулары өчен, шулай ук бәяләп бетергесез тәҗрибәләре яңа буыннар өчен үрнәк булган сәламәтлек саклау ветераннарына рәхмәт белдерәбез.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа һөнәри уңышлар һәм рәхмәтле пациентлар телибез!