«Курше фест» республика проектында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланырга бер атнадан да азрак вакыт калды!

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Әлмәтлеләрнең үз ишегалдында күңелле һәм истә калырлык чара оештыру өчен ярты миллион сумга кадәр акча оту мөмкинлеге бар әле.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ишегалды чараларына ярдәм итүгә һәм күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән «Курше фест» ишегалды вакыйгаларының яңа проектына старт бирде.

Конкурста актив кешеләр, үзмәшгульләр, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, ТИҮ рәисләре, шәхси эшмәкәрләр һәм коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләр 1 июльдә игълан ителәчәк. Гомуми приз фонды 20 миллион сум тәшкил итә. Һәр җиңүче ишегалды җәйге сезон дәвамында, 30 сентябрьгә кадәр узачак чараларны оештыру һәм үткәрү өчен 500 000 сумга кадәр акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International