Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсында билгеләп үтелде

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе «елның иң яхшы берләшмәсе» номинациясендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсы лауреаты булды. Тантаналы чара «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган Конкурс медицина хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә ярдәм итүгә һәм стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларны сәламләп, билгеләп үткәнчә, «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясе кебек чараларны үткәрү күркәм традициягә әверелде.

«Бу бик матур һәм дөрес бәйрәм. Сәламәтлегебезне тәэмин итүче табибларга һәрвакытта да рәхмәт әйтә алмыйбыз. Син исән чакта бу турыда уйламыйсың, әмма проблема килеп чыгу белән, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләне искә аласың, ә аннары шундук безнең докторларга мөрәҗәгать итәсең. Сезнең эш - җаваплы, катлаулы, авыр, ләкин бик кирәкле. Сезнең хезмәтегез өчен барлык коллективларыгызга рәхмәт сүзләремне һәм котлауларымны җиткерәсем килә».

Хастаханә коллективын югары уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә игелекле эшләрдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International