12 июньдә, Россия көнендә, Әлмәттә «Россия тасмасы» акциясе узачак.
12:00 дән 15:00 гә кадәр «креатив Процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге мәйданчыгында волонтерлар халыкны бәйрәм белән котлаячак һәм россия триколоры төсенә тасмалар тапшырачак. Акция кысаларында волонтерлар 450дән артык тасма таратачак.
Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова билгеләп үткәнчә: «Россия көне — илебез өчен бердәмлек һәм горурлык бәйрәме. «Россия тасмасы» акциясе - Әлмәттә яшәүче һәр кеше өчен Туган илгә булган мәхәббәтен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Волонтерларга инициативалары өчен рәхмәт белдерәм һәм барысын да бу патриотик чарага кушылырга чакырам».
Көтәбез сезне!