Буалар шарлавыгы аша күпер салу буенча төзелеш эшләре алып барылу сәбәпле, 12 июньнән Ленин урамындагы 98а йорттан («Чәчәкләр» кибете) Мәрҗани урамына кадәр транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Сәфәр Шевченко һәм Мир урамнары буйлап оештырылачак.
Әлеге участок буенча хәрәкәт бары тик җәмәгать транспорты һәм ашыгыч хезмәтләр транспорт чаралары өчен генә рөхсәт ителәчәк. Җәяүлеләр өчен тротуар зоналарын чиратлап ачу һәм ябуны күздә тоткан хәрәкәтне оештыруның вакытлы схемасын кулланып, төзелеш мәйданчыгын әйләнеп чыгу мөмкинлеге тәэмин ителәчәк.
Маршрутларны планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуны сорыйбыз һәм мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.