Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча, быел җәй көне 750 яшь кеше беренче хезмәт тәҗрибәсен шәһәр предприятиеләрендә эшләп алачак.
Инде 2 июньнән беренче 20 бала «ГУАД» АҖендә эшкә кереште. Алар шәһәр территорияләрен төзекләндерү белән шөгыльләнәләр: чүп-чарны җыялар, чүп үләннәрен утыйлар һәм җәмәгать урыннарын чиста тотарга булышалар. Аларның эш көне 4 сәгать дәвам итә.
Июль һәм август айларында ГУАДка тагын 20 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Мондый программалар-укучылар өчен беренче акчаны эшләп кенә калмыйча, җаваплылыкка, дисциплинага һәм командада эшләргә өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек.