Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Сабантуйны оештыруга һәм үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Бик зур эш башкарылды. Барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узды. Бәйрәм чараларын әзерләүгә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Тәртип саклаучы хокук саклау органнарына аерым рәхмәт», — дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова.