Бүген социаль өлкәдә эшләүчеләр һәм мохтаҗларга: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ятимнәргә, өлкәннәргә ярдәм итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләрен котлады:
«Хөрмәтле Әлмәт муниципаль районы халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Бу көнне без үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен игелекле эш – безнең кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү белән бәйләгән кешеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең эшегез җан җылысы, чиксез сабырлык, кызгану һәм кешеләргә какшамас ышаныч таләп итә. Сез беренчеләрдән булып ярдәмгә киләсез, авыр тормыш хәлләрендә ярдәм итәсез, яхшылыкка өмет һәм ышаныч бүләк итәсез. Фидакарь хезмәтегез, шәфкатьлелегегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим!»