РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1870 йөкле хатынга бердәм пособие түли

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасына учетка баскан булачак әниләр Бердәм пособие сорап Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка Фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, булачак әнигә бердәм пособие аның гаризасы буенча түбәндәге шартларда билгеләнә:

- хатын — кыз медицина оешмасына йөклелекнең иртә срогында-12 атнага кадәр учетка баскан;

- гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте хисап чорында билгеләнгән критерийларга туры килә, аерым алганда, гаиләнең бер кешегә айлык кереме җан башына уртача яшәү минимумыннан артмый. Татарстан Республикасында ул 15 073 сум тәшкил итә.

«Пособие билгеләү өчен йөклелекнең 12 атнасы җиткәннән соң мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр гариза буенча уңай карар кабул ителсә, түләү исәпкә куелган айдан, әмма йөклелекнең 6 атнасыннан да иртәрәк түгел, билгеләнәчәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирү уңайлырак, шулай ук МФЦга яки Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Өстәмә документлар җыярга кирәкми, фонд барлык мәгълүматларны электрон хезмәттәшлек кысаларында тиешле ведомстволардан үзе соратып алачак», - дип төгәлләштерде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Бик мөһим! Пособие алу өчен хатын-кыз даими рәвештә йөклелекнең 10-14, 18-22 һәм 30-32 атналарында табибка йөрергә тиеш. Медицина оешмасы сфрның Татарстан Республикасы буенча бүлегенә үзе тапшырачак, шуңа күрә булачак әнигә табибка баруларын расларга кирәкми.Түләү суммасы гаилә кеременә бәйле һәм республикада хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50%, 75% яисә 100% тәшкил итәргә мөмкин.

Йөкле хатынга айлык пособие медицина оешмасына исәпкә куелу датасына яки бала табу датасына бәйсез рәвештә тулы ай өчен түләнә.

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда:ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-30, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International