17 ноябрь Халыкара студентлар көне

2013 елның 17 ноябре, якшәмбе
17 ноябрь— Халыкара студентлар солидарлыгы көне буларак билгеләп үтелә. 1939 елның 28 октябрендә нацистлар яулаган Чехословакиядә прагалы студентлар һәм укытучылар Чехословакия дәүләтенең барлыкка килүен бәйрәм итәргә демонстрацигә чыгалар. Окупантлар гаскәре демонстрацияне куып тараталар һәм медицина факультеты студенты Ян Оплеталны атып үтерәләр. Аны җирләү протест акциясенә кадәр үсә. 17 ноябрьдә фашистлар барлык студент торак йортларын әйләнешкә алалар һәм 1200ләп студентны концлагерьга җибәрәләр. 9 студент үтерелә.
Ике елдан соң Лондонда Халыкара студентлар очрашуы уза, һәм шунда үтерелгән студентлар хөрмәтенә бу көнне Халыкара студентлар көне дип билгелиләр.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International