Иртәгә, 5 июньдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр ява, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле яңгыр. Көндез явым-төшем юк. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+14˚. Көндез максималь температура +19..+23˚.