Энгель Фәттахов Әлмәттә балалар бакчалары төзелеше барышы белән танышты

2013 елның 16 ноябре, шимбә
ТР Премьер –министр урынбасары, Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов эш визиты белән Әлмәткә килде. Район башлыгы Мәҗит Салихов озатуында ул “Көнбатыш капка” һәм “Яшьлек” микрорайоннарында төзелүче балалар бакчалары төзелеше белән танышты.
“Көнбатыш капка” микрорайонындагы бакча төзелеше агымдагы елның февраль аенда башлана. Бүгенге көнгә эшнең 80 проценты төгәлләнгән.
“Яшьлек” микрорайонындагы балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Учреждение республика программасы нигезендә гамәләгә куела, объектны куллануга тапшыру быелгы планга кертелгән.

Энгель Фәттахов республикада барлыгы 27 балалар бакчасы төзелүен, 26 бинага реконструкция ясалуын билгеләп үтте. Министр сүзләренә караганда, әлеге чаралар өстәмә рәвештә 5200 урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International