Әлмәттә юл– транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алдылар

2013 елның 16 ноябре, шимбә
15 ноябрь көнне Әлмәттә юл– транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алдылар. Шәһәр акциясе “Панорама” сәүдә үзәге каршысыннан башланып Яшьләр үзәгенә кадәр дәвам итте.

Балалар һәм укытучылар, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары һәм башкалар төрле плакатлар белән урам буйлап үттеләр. Алар барлык шоферларга һәм өлкәннәргә кеше өчен иң кадерлесе тормыш икәнлеген исләренә төшерделәр. Һәлакәттә вафат булган 20 нче мәктәп укытучысы Светлана Подинаны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, тормыштан вакытсыз китүчеләр истәлегенә һавага 32 шар җибәрелде. Шушы ук көнне юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары 100 мөрәҗәгать хаты тараттылар.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International