Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Әлмәт муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасы кысаларында 2024 елда зур эш башкарылды. Халык арасында сораштыру үткәрелде, аның максаты гомуми белем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү һәм шуның белән бергә халыкның фикерен ачыклау.
Ел саен анкетада якынча 20 000 кеше катнаша.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул www.bus.gov.ru сайтында бастырыла. Шулай ук бу сайтта Әлмәт муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.
Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр алучылар сораштыру узарга мөмкин, үз фикерләрен сылтама буенча белдерергә мөмкин.