Программада - спектакльләр, перформанслар һәм мастер-класслар. Алты куратор дүрт бөтенләй яңа куелыш тәкъдим итәчәк, алар арасында — композитор Эльмир Низамов һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов иҗат иткән хор операсы. Шулай ук фестиваль кысаларында федераль спикерлар белән параллель программа булачак.
«АРКАДАШ» театр проекты белән берлектә без фестивальдә нинди темалар һәм спикерлар күрергә теләвегезне белү өчен аноним сораштыру эшләтеп җибәрәбез.
Сораштыруны arkadash.tatar сайтында тутырырга яки үз теләкләреңне шәрехләрдә калдырырга мөмкин.
Безнең шәһәрдә уникаль мәдәни вакыйга булдыруга кушылыгыз!