Балалар лагерьларында куркынычсызлыкны һәм сыйфатлы туклануны тәэмин итү - Гүзәл Хәбетдинова игътибар иткән бурычлар

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Иртәнге киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында куркынычсызлыкны һәм туклану сыйфатын тәэмин итүнең мөһимлегенә басым ясады.

«Балалар лагерьларында куркынычсызлыкны оештыруга контрольне көчәйтергә, санитария нормаларына һәм сәламәт рационга аерым игътибар биреп, туклануның югары сыйфатын тәэмин итәргә кирәк. Балаларыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге-безнең төп өстенлегебез», - дип ассызыклады ул.

Быел 2,5 меңнән артык бала районның мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. 2 июньнән 27 июньгә кадәр 33 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларның һәр сменасы 21 көн дәвам итәчәк. Моннан тыш, 5 меңнән артык бала җәйге чорын шәһәр читендәге стационар лагерьларда уздырачак, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 120дән артык баласы бушлай ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International