Гомуми практика табибы ришвәт өчен җаваплыкка тартыла

2013 елның 16 ноябре, шимбә
Әлмәт прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әлмәт үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибына карата суд карары үз көченә керде. РФ Җинаять Кодексының 3 нче бүлеге, 290 маддәсе буенча агымдагы елның 5 сентябрендә эш кузгатылган һәм судка җибәрелгән.Табиб эшкә яраксызлык( больничный) турындагы документ ясау шарты белән гражданин Ш .дан 5000 сум күләмендә ришвәт ала.

Гаебен тануы, аның тәрбиясендә ике балигъ булмаган бала, карт әнисе булуын, гражданин М. ның Россиянең мактаулы доноры булуын истә тотып, ул 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә, дәүләт файдасына 50 мең сум күләмендә штраф салына.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International