Иртәгә Әлмәттә «Велосипедта эшкә» Бөтенроссия акциясе узачак

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Иртәгә, 3 июньдә, Бөтендөнья велосипед көнендә безнең шәһәрдә ел саен үткәрелә торган «Велосипедта эшкә»Бөтенроссия акциясе узачак!

Иртәнге 7:00 дән шәһәр урамнарында 5 «энергетика ноктасы» оештырылачак, анда волонтерлар акциядә катнашучыларга 500 махсус «файдалы» пакет тапшырачак. Бу иртәнге эшкә бару юлын сәламәтлек өчен генә түгел, экологик яктан да файдалы итү өчен менә дигән сәбәп!

Хәрәкәткә кушылыгыз, велосипедка утырыгыз һәм көнегезне актив һәм позитив рәвештә башлагыз! Велоюлларда очрашырбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International