Социаль–икътисади бурычлар буенча фикер алышуга корылган түгәрәк өстәл булып узды

2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген муниципалитетта Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына адресланган Юлламасында билгеләп үтелгән социаль – икътисади бурычлар буенча фикер алышуга корылган түгәрәк өстәл булып узды. Утырышта җирле үзидарә, Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатлары, җитәкчеләр катнашты.
Район башлыгы Мәҗит Салихов утырышны ачып Юлламада күтәрелгән мәсьәләләрнең республикада гына түгел, муниципаль берәмлек өчен дә бик актуаль булуын ассызыклады. Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр билгеләнгән үсеш программасындагы иң мөһим юнәлешләр Әлмәт муниципаль районы җирлегендә тормышка ашыру өчен сайлап алынды.

Район һәм шәһәрдәге этноконфессиональ мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәтне дәүләт Концепциясе белән тәңгәл рәвештә оештыру, 2014 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында район җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны һәртөрле ярдәм күрсәтү чаралар планын тормышка ашыру, торак белән тәэмин итүне төгәлләү, 2014 ел– Мәдәният елы дип игълан ителүен күздә тотып, Әлмәт муниципаль районында мәдәниятнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру, авыл хуҗалыгына , аерым алганда, гаилә фермалары ачу, республика һәм федераль программаларада катнашу эшен активлаштыруны күздә тоткан резолюция кабул ителде.

Түгәрәк өстәл вакытында проектка кертелгән юнәлешләр буенча докладлар тыңланды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International