Әлмәт халкына куркынычсыз коену кагыйдәләре турында искә төшерделәр

2025 елның 30 мае, җомга

Җәйге сезон алдыннан Әлмәт пляжларында ял итүчеләрне кабул итүгә әзерлек актив алып барыла. Хәзерге вакытта шәһәрдә бер генә рәсми пляж да ачылмаган.

Куркынычсызлык стандартларына туры килмәгән участокларда «Коену тыела!». Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ял итүчеләр белән аңлату эшләре алып бара һәм куркынычсызлык чаралары турында белешмәләр тарата. Әлеге чараларның төп максаты-тәртип бозучыларны җәзалау түгел, ә бәхетсезлек очракларын булдырмау.

Коткаручылар халыкны куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә: җиһазландырылмаган урыннарда һәм кыргый пляжларда су коенмаска, шулай ук, фаҗигаләр булмасын өчен, су буенда ял иткәндә балаларны игътибар белән күзәтергә чакыра.

Җылы һава торышына карамастан, су коену сезоны рәсми рәвештә башланмаган әле. Суның температурасы түбән булып кала һәм куркынычсыз дәрәҗәгә җитми. Салкын суда коену хәтта өлкәннәр өчен дә куркыныч булырга мөмкин, Балалар турында әйтеп тә торасы юк — бу көзән җыеруларга һәм башка җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моннан тыш, ял итүчеләрне исерек хәлдә суга кермәскә сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International