ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе балаларның куркыныч уеннарда яки флешмобларда катнашу аркасында юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турындагы мәгълүматны кире кага

2025 елның 30 мае, җомга

Тикшерү балаларның мондый уеннарда катнашуына дәлилләр тапмады. Зыян күргән балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, алар барышында һәлакәтләрнең чын сәбәпләре ачыкланды.

Паникага бирешмәскә һәм бары тик дөрес мәгълүматларга гына йөз тотарга сорыйбыз.

Ата-аналарга балалар белән даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында фикер алышырга һәм аларга куркынычсызлыкны саклауда үрнәк булырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International