Торак шартларын яхшыртуга ана капиталы

2025 елның 30 мае, җомга

Ана капиталы программасы «Гаилә» милли проекты кысаларында 2030 елга кадәр дәвам итә. Димәк, Татарстан Республикасының тагын да күбрәк гаиләләре үзләренең торак шартларын яхшырта алачак. 2025 ел башыннан ана капиталына хокукны республиканың 6 меңнән артык гаиләсе алды.

Ана капиталы ярдәмендә:

- фатир/йорт сатып алырга;

- беренчел кертем кертергә яисә ипотеканы түләп бетерергә;

- йортны төзергә/реконструкцияләргә (мөстәкыйль рәвештә яки подрядчы белән);

- таунхаусны реконструкцияләү һ. б.

Бик мөһим! 2025 елдан гаиләләр ана капиталын подряд оешмасы һәм эскроу счеты ярдәмендә йорт төзелешенә куллана ала. Бу торак сатып алуны куркынычсыз итә.

2020 елның апреленнән ана капиталы акчаларын кредит ачыла торган банкта кулланырга мөмкин.

2020 елдан башлап РСФ ана капиталына электрон сертификатны бала туганнан соң ук автомат рәвештә бирә, ата-аналар мөрәҗәгать итмичә һәм документлар тапшырмыйча.

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда:ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International