Бүгенге көндә Шевченко урамын ремонтлау дәвам итә. Элегрәк язганыбызча, участок Р.Фәхретдин урамыннан алып Төзүчеләр проспектына кадәр яңартылачак. Эш күләме шактый зур — 3 чакрым чамасы. Эшләр хәрәкәт интенсивлыгын һәм колейлык халәтен исәпкә алып алып алып барыла, чөнки бу урамнан көн саен йөзләрчә мең автомобиль уза.
Моннан тыш, Үзәк урамда — М4 микрорайонына керү участогында, шулай ук З.Балакина урамыннан ашыгыч ярдәм станциясенә кадәр юлда ремонт эшләре башланды.
Яңартуларны күзәтегез!