26-27 май көннәрендә Казанда «Мәктәп футбол лигасы» ярышларының финал этабы булып узды, анда Әлмәттән 25 нче урта мәктәпнең ике командасы катнашты.
2011-2012 елгы малайлар командасы, бер генә гол да җибәрмичә һәм һәр уенның соңгы минутына кадәр көрәшеп, Татарстан Республикасы чемпионы булды. Безнең егетләр ике тапкыр республика чемпионнары булдылар.
2013-2014 елгы кызлар командасы Татарстанда көмеш медаль яулап, икенче урынны алды. Кызлар кырның һәр участогында фидакарьләрчә уйнап һәм көрәшеп, югары дәрәҗәдәге уен күрсәттеләр.