Территорияне төзекләндерү планында үләнне вакытында һәм даими чабу мөһим чара булып тора

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта эшләр юл кырыенда, шулай ук җәмәгать һәм ишегалды участокларында башкарыла.

Барлык чаралар да шәһәрдә чисталык һәм тәртип саклау өчен билгеләнгән график буенча башкарыла. Сездән газон чапкычлардан килгән шау-шуны аңлап каравыгызны һәм эшләр барган территорияләрдә шәхси әйберләрегезне калдырмавыгызны сорыйбыз.

Соңгы ике атна эчендә 600 мең квадрат метрдан артык мәйдан эшкәртелгән.

Игътибар таләп итә торган биек үләнле кишәрлекне күрсәгез, 8(8553)26-00-10 телефоны буенча «ГУАД» АҖ гаризалар кабул итү хезмәтенә яки йортыгызга хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International