Соңгы вакытта БДИ һәм ОГЭга «әзер җаваплар» сату белән бәйле мошенниклык очраклары ешайды. Мошенниклар социаль челтәрләрдә ялган сайтлар һәм битләр булдыралар, биремнәргә керү мөмкинлеге һәм имтиханнарда «гарантияле» ярдәм вәгъдә итәләр. Бигрәк тә хәзер рус теле буенча мондый тәкъдимнәр күп.
Бу алдау икәнен аңлау мөһим! Мондый «җаваплар» сатып алу акча югалтуга һәм шәхси мәгълүматларны зарарлы программалар аша урлауга китерергә мөмкин. КҮМның чын вариантлары кырыс якланган һәм мошенникларга мөмкин түгел.
Уяу булыгыз, җинаятьчеләрнең хәйләләренә бирешмәгез!