Әлмәттә янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре ярышлары уза

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның төрле почмакларыннан 7 команда шәһәрләрне һәм шәһәр җирлекләрен саклау буенча Татарстан Республикасы Территориаль янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренең газ төтененнән саклау хезмәте звенолары арасында 47 нче республика ярышына җыелды. Әлеге ярышлар хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышлана.

Катнашучыларга 5 этап — 1 теоретик һәм 4 практик этап узарга туры киләчәк.

Практик этаплар янгынны сүндерүгә һәм кешеләрне коткаруга юнәлдерелгән. Иң мөһиме-хәрәкәтләрнең көйлелеге, физик әзерлек һәм тизлек.

Оештыручылар сүзләренчә, иң катлаулы, әмма бер үк вакытта тамашалы этапларның берсе булып «биеклек» тора. Монда катнашучыларга 4 нче каттагы янгынны сүндерергә, ә моның алдыннан зыян күрүчене коткарырга һәм газ баллонын эвакуацияләргә кирәк булачак.

Әлмәт районыннан 15, 65 һәм 77 нче янгын сүндерү - коткару частьләреннән берьюлы 3 команда катнаша.

Уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International