Әлмәттә һәркемнең үз ишегалдында чаралар оештыру өчен 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада «Курше фест» ишегалды чаралары халык конкурсы старт алды. Әлмәтлеләр ишегалды бәйрәмнәрен уздыруга 500 мең сумга кадәр финанслау алырга мөмкин.

Анда актив яшәүчеләр, үзмәшгульләр, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, ТИҮ рәисләре, шәхси эшмәкәрләр һәм коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала.

Катнашуга гаризалар 15 июньгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә. Җиңүчеләр 1 июльдә игълан ителәчәк, ә чараларны җәйге сезон дәвамында 30 сентябрьгә кадәр үз ишегалларында уздырырга мөмкин булачак.

«Курше фест» - үз идеяләреңне тормышка ашыру, күрше элемтәләрне ныгыту һәм тере бергәлек булдыру мөмкинлеге ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International