Республика халкын гамәлдәге тарифлар турында мәгълүмат бирү максатыннан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Татарстан тарифлары» телеграмм - ботын проектлаган.
Электрон ярдәмче регулятор органына шәхси мөрәҗәгать итмичә тарифлар турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүматка реаль вакыт режимында керү мөмкинлеген бирә, кызыксындырган мәгълүматны тиз табарга, шулай ук регулятор белән республика халкы арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.
Чат-боттагы мәгълүмат гамәлдәге бәяләр (тарифлар) расланган яки төзәтелгән саен даими рәвештә яңартыла.
Телеграмм-ботка тоташырга һәм гамәлдәге тарифлар буенча актуаль мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин: https://t.me/Tarif_RT_bot.