Әлмәттә драма театры артындагы яктылык музыкасы фонтанын масштаблы реконструкцияләү башланды

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Әлмәттә драма театры артында урнашкан яктылык музыкасы фонтанын реконструкцияләү эшләре башланды. Киң колачлы яңарту «Татнефть» компаниясе ярдәмендә алып барыла.

Фонтанны реконструкцияләү барлык насосларны алыштырып, техник өлешен комплекслы яңартуны күздә тота.

Бүгенге көндә подрядчылар фонтан касәсен ремонтлап бетергәннәр һәм плитканы алыштырганнар инде. Насос җиһазларын алмаштыру этаплап башкарылачак: беренче партияне 2 июньнән алыштыра башлаячаклар, шуңа бәйле рәвештә фонтан монтаж эшләрен башкару өчен бер атнага вакытлыча сүндереләчәк. Насосларның икенче партиясен урнаштыру августка планлаштырылган, һәм аны үткәрү өчен шулай ук фонтанны бер атнага вакытлыча сүндерергә кирәк булачак.

Яктылык музыкасы фонтаны беренче тапкыр Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньгә җибәреләчәк.

Яктылык музыкасы фонтанын реконструкцияләү эшләрен тулысынча нефтьчеләр көненә тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International