Бүген Мамадыш шәһәрендә Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Әлмәт районы командасы бик яхшы уен күрсәтеп, Азнакай спортчыларыннан гына калышып, икенче урынны алды!
Хезмәттәшләребезне яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә спортта уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм яңа максатларга ирешүдә ныклык телибез!