Профильле хезмәтләр шәһәр пляжын җәйге чорда эшкә әзерләү белән шөгыльләнә.
Моннан тыш, быел пляжда ял итү өчен тагын бер урын барлыкка киләчәк — шәһәр сусаклагычы территориясендә.
Хәзерге вакытта төбен куркыныч предметлардан чистарту һәм тикшерү эшләре алып барыла. Белгечләр су пробалары алдылар.
Моннан тыш, пляж инфраструктурасын әзерләүгә, шул исәптән коткару пунктларын җиһазлауга һәм кисәтү билгеләре куюга аерым игътибар бирелә. Шулай ук пляжларда эшләүчеләрне коткаручылар әзерләү программасы буенча өйрәтәләр. Куркынычсызлыкны арттыру өчен пляжлар видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.
Татарстанда су коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә башлана. Ләкин яз салкынча булды, сулыклар җылынырга өлгермәде, шуңа күрә су коену сезонын ачарга әле иртәрәк.