Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле Илназ Хәбибуллин катнашында Хезмәтне саклау буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта шулай ук Әлмәт муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләр катнашты.
Чара барышында төзелеш тармагында производствода травматизмны профилактикалау мәсьәләләре каралды. Югарыда эшләгәндә хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү, индивидуаль һәм коллектив яклауның сертификацияләнгән чараларын куллану, ТР буенча РФ пенсия һәм социаль иминият фонды акчалары хисабына җитештерүдә имгәнүләрне һәм хезмәткәрләрнең һөнәри авыруларын киметү буенча кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Төзелеш оешмалары вәкилләренә төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә контрольне көчәйтү буенча киңәшләр бирелде.
Шулай ук чара кысаларында ике капиталь төзелеш һәм капиталь ремонт объектын карап чыктылар, анда Илназ Хәбибуллин эшләрнең барышы һәм төзелеш эшләре вакытында хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше белән танышты.
«Шуны истә тотарга кирәк, оешмада хезмәтне саклауның төп максаты хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен имин эш шартларын тәэмин итү», - дип йомгаклады координацион совет рәисе урынбасары Илшат Насыйбуллин.