Контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзина “Желанное” радио студиясе кунагы булды

2013 елның 15 ноябре, җомга
Контроль – хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзина “Желанное” радио студиясе кунагы булды. Эфир вакытында ул контроль – хисап палатасының эш принциплары турында сөйләде, радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Палата 2006 елда оеша. Бүгенге көндә ул бюджет үтәлешен, муниципаль мөлкәтнең закон буенча кулланылуын һәм башка күп сорауларны тикшерә.

Бүгенге көндә контроль-хисап палатасы, район башлыгы кушуы буенча, балалар бакчаларында ата-аналардан кергән түләүләргә мониторинг уздыра. Алда 2014 елга авыл җирлекләре бюджеты проектларына экспертиза уздыру буенча күләмле эш көтелә.

2012–2013 елларда Әлмәт прокуратурасына 46 тикшерү актлары җибәрелгән, 1 кеше административ, 15 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International