Шәһәр төзелеше советында светофорлар куелырга тиешле яңа урыннар билгеләнде

2013 елның 15 ноябре, җомга
Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында 9 мәсьәлә каралды. Утырыш район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә үтте, анда шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Һәрбер сорау буенча кызу бәхәсләр булды. “Яшьлек”, “Алсу” микрорайоннарындагы йортларның, “Яшьлек” микрорайонында 250 урынга исәпләнгән балалар бакчасының фасадлары, Сбербанк каршысындагы тукталыш павильоны проектлары эшләп бетерү өчен киредән тиешле службаларга җибәрелде.

Шәһәр советы әгъзалары Җәлил һәм Белоглазов урамнары торак кварталларындагы алты катлы йорт төзелешен дә кире какты. Рөстәм Мөхәммәдиев билгеләп узганча, берничә ел элек шәһәр эчендә күпкатлы йортлар төзелешен туктату турында карар кабул ителгән. Шуңа күрә гариза язучыларга яңа микрорайоннардан урын тәкъдим ителәчәк.

Совет “Көнбатыш капка” микрорайонындагы балалар бакчасы , “Панорама” сәүдә үзәге каршысындагы тукталыш павильоны, 2014 елга шәһәрнең ландшафт дизайны проектларын кабул итте.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International