Әлмәттә 600 дән артык хайван мәҗбүри теркәлү узган

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Әлмәт районында, республика законы нигезендә, йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү дәвам итә. Ел башыннан бирле 625 эт теркәлгән инде.

Закон хуҗаларын өч айга җиткән этләрне теркәргә һәм чипларга мәҗбүр итә. Теркәлү процедурасы 220 сум тора һәм аңа ветеринария табибы тарафыннан карау, микрочип урнаштыру һәм федераль базага белешмәләр кертү керә.

Теркәлү өчен түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк: пропискасы турында тамгалы хуҗа паспорты, ИНН һәм этнең ветеринария паспорты.

Теркәлүне Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә түбәндәге адрес буенча узарга була: Геофизическая ур., 15б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International