Игътибар, машина йөртүчеләр! «Казан-Оренбург» – Кәләй станциясе – «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» юлы участогы ябыла

2025 елның 20 мае, сишәмбе

19 майдан «Татнефтедор» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Казан–Оренбург» – Кәләй ст. – «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясый башлый, 0+000 – 6+959 чакрым.

Ремонт эшләрен башкару сәбәпле, «Казан-Оренбург-Акбулак-Казахстан Республикасы белән чик» Р 239 федераль трассасыннан Кәләй станциясе тимер юл поселогына кадәр автомобиль юлы участогы ябылачак.

Бу участокта бары тик Сабанчы авылы халкына гына йөрергә рөхсәт ителә. Машина йөртүчеләрдән маршрутны планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын һәм әйләнеп чыгуның альтернатив юлларын сайлауларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International