ГУАД хезмәткәрләре, бал кортлары кебек, Әлмәтне яшелләндерү өстендә тырышып эшлиләр, шәһәр клумбаларына чәчәкләр утырталар.
Быел шәһәрне петуния, бәрхет, колеус, цинерария һәм башка чәчәкләр бизәячәк. Июнь ахырына 115 меңнән артык үсемлек утырту планлаштырыла.