Бүген шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 200дән артык хезмәткәре социаль-экологик икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсенә чыктылар. Актив һәм битараф булмаган кешеләр Әлмәтнең чисталыгына һәм төзеклегенә үз өлешләрен кертәләр!
Алар җыелган чүп-чарны һәм киселгән ботакларны җыялар, аларны чыгару өчен махсус техника җәлеп иткәннәр.
Шәһәрне генераль җыештыруга кушылыгыз!