Сезнең Әлмәтне уңайлырак һәм матуррак итү мөмкинлегегез бар! 2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирүдә катнашыгыз.
Моны ничек эшләргә? Бик ансат!
1. Сайтка күчегез: https://gorodsreda.tatar.ru/.
2. «Тавыш бирергә»төймәсенә басыгыз.
3. Авторизация узыгыз: платформада теркәлегез яки дәүләт хезмәтләре аша керегез. Бу куркынычсыз һәм тиз!
4. Сораштыру узыгыз: инструкцияләрне үтәгез һәм төзекләндерү өчен ошаган объектларны сайлагыз.
5. Ишегалды территорияләре өчен дә тавыш бирергә онытмагыз!
Сезгә җиңелрәк һәм аңлаешлырак булсын өчен, видео-инструкция яздырганнар!