Мәҗит Салихов юл– транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәлләрен белде

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов “Татнефть” ААҖ Медсанчастендә булып, юл– транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәлләрен белде. Ул дәвалаучы табиблар белән сөйләште, авариягә очраган балалар һәм өлкәннәр белән аралашты, аларның тизрәк савыгуларын теләде. Район башлыгы зыян күрүчеләрнең туганнары белән дә сөйләште.

Тагы бер кат исегезгә төшерәбез,14 ноябрь көнне иртәнге якта Р–239 Казан – Оренбург трассасында балаларны йөртүче “Фиат– Дукато” микроавтобусы һәлакәткә очрый. Авария нәтиҗәсендә 13 кеше зыян күргән, аларның 11е хастахәнәгә озатылган, икесе амбулатор дәвалана .

“Фиат– Дукато” пассажир микроавтобусы Казанда узачак мәктәп олимпиадасында катнашу өчен балалар алып бара. Кызганычка каршы, шофер, руль белән идарә итеп җиткерә алмый һәм трассадан кюветка төшә.

Хастаханәгә озатылган 11 баланың сигезе Медсанчастьнең травматология, өчесе реанимация бүлегендә ята.

Мәҗит Салихов җаваплы службаларга ситуацияне контрольдә тотарга кушты, зыян күрүчеләр һәм аларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

Ф. Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International