Әлмәттә ел башыннан бирле алтынчы игезәк бала тууы теркәлгән, бу юлы-үзенчәлекле! Алмас һәм Анжелика Харисовлар гаиләсендә «король» игезәге – малай һәм кыз туган!
Бәхетле әти-әниләр балаларына Айлина һәм Әмир дип исем кушканнар. Хәзер Алмас белән Анжелика-өч бала тәрбияләүче күп балалы әти-әниләр!
Алмас белән Анжеликаны бу искиткеч вакыйга белән котлыйбыз! Харисовлар гаиләсенә чиксез шатлык, нык сәламәтлек, бергә күп бәхетле мизгелләр телибез!