Бүген «Мирас» спорт комплексында ӘМРның «Өченче яшь» XV Спартакиадасы кысаларында пенсионерлар арасында йөзү буенча ярышлар узды.
50дән артык катнашучы, өлкән буын вәкилләре, бик яхшы физик форма күрсәтеп, җиңү өчен көрәштеләр!
Менә шундый пенсионерлар Әлмәттә! Чын күңелдән котлаулар! Шулай дәвам итәргә!