23 май — Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын уздыруның төп чорының беренче көне. Имтиханны өч фәннең берсен-тарих, химия яки әдәбият сайлаган унберенче сыйныф укучылары тапшыра. Ә менә 27 майда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан, 30 майда рус теленнән БДИ язачак.
Әлмәттә аттестациягә 847 укучы әзерләнә. БДИ тапшыруның төп чоры 23 майдан 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Үзең белән имтиханга телефоннар һәм шпаргалкалар алып керергә ярамый, паспорт һәм гель кара ручка алып килергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру буенча мөһим сорауларга җавапларны ӘМР мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская белән туры эфир язмасында карарга мөмкин.