Белоглазов урамыннан Шевченко урамына кадәр хәрәкәт вакытлыча чикләнгән. Бүген эшләр Белоглазов урамыннан Ленин урамына кадәр бара-юл тулысынча ябык.
Планнарда - өслекне алыштыру һәм билгеләрне яңарту. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1 км дан артык булачак.
Алдан альтернатив маршрутлар сайларга һәм урап узу билгеләрен үтәргә сорыйбыз.
Быел Әлмәт районында җирле әһәмияттәге 60ка якын юлны ремонтлау планлаштырыла!
Тулы исемлекне киләсе атнада ук бастырачакбыз!