Әлмәттән МХО сугышчыларына гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җибәрделәр

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Әлмәт районы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бүген 10 тоннадан артык йөк булган 46 нчы гуманитар конвой озатылды.

Бу юлы сугышчыларга 9 квадроцикл, элемтә чаралары, кулдан ясалган мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон көрәш системасы, беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар, эчке киемнәр тапшырылды.

Безнең яклаучыларга ярдәм итүләрен дәвам иткән барлык битараф булмаган халыкка һәм оешмаларга рәхмәт белдерәбез. Бердәмлек һәм кайгыртучанлык-халкыбызның көче!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International